«Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның «Муниципаль тәҗрибәләр атласын сынап караудагы уңышларның төп факторлары һәм казанышлары. Перспективалар һәм киләчәккә таләпләр» темасы буенча стратегик сессиясе узды

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе


Россия Федерациясе территориясендә иң уңышлы тәҗрибәләрне тарату максатында 2016 елның 19 гыйнварында  Мәскәүдә  «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОның «Муниципаль тәҗрибәләр атласын сынап караудагы уңышларның төп факторлары һәм казанышлары. Перспективалар һәм киләчәккә таләпләр» темасы буенча стратегик сессиясе узды. 

Әлеге чарада Иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр атласын гамәлгә ашырырга тиешле пилот муниципаль берәмлекләр исемлегенә кергән Россия Федерациясе  субъектлары муниципаль берәмлекләре катнашты. Татарстан Республикасыннан чарада Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов  һәм министрлыкның инвестицияле эшчәнлек бүлеге башлыгы Игорь Гобәйдуллин катнашты.  

Чара кысаларында Булат Хаҗиәхмәтов республикада иң яхшы муниципаль тәҗрибәләрне кертү һәм муниципаль дәрәҗәдә инвестицияле һәм эшкуарлык климатын яхшырту ягыннан башкарыла торган эш турында сөйләде. Шулай ук министр урынбасары Стратегик инициативалар агентлыгы белән республика арасындагы эшчәнлекнең нәтиҗәлелегенә басым ясады һәм алга таба да үзара файдалы хезмәттәшлек алып баруга өметен белдерде.

Шулай ук әлеге чарада Татарстанда алып барылган эшнең нәтиҗәлелеге Агентлык тарафыннан билгеләп үтелде. Иң яхшы муниципаль тәҗрибәләрне пилот рәвештә гамәлгә кертү йомгаклары буенча Теләче муниципаль районы грамота белән бүләкләнде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International