Дәүләт статистикасы Федераль хезмәте 2016 елда 2015 ел нәтиҗәләре буенча кече һәм урта бизнес эшчәнлегенә тулаем федераль статистик күзәтү оештырачагын игълан итте.
Тулаем күзәтү оештыруның төп максаты булып Россия икътисадында көндәшлекле мохит, һәм шулай ук кече һәм урта эшкуарлык субъектлары үсеше өчен уңай шартлар формалаштыру торачак.
Тутыру өчен формалар Росстатның рәсми сайтында (www.gks.ru/free_doc/new_site/business/prom/splosh.html) урнаштырылган. Алар икәү: кече һәм микропредприятиеләр - юридик затлар өчен аерым һәм шәхси эшкуарлар өчен аерым. Урта бизнес үзе өчен каралган еллык хисап формалары буенча гадәттәге тәртиптә хисап тотачак.