2016 елның 1 гыйнварыннан «Дәүләт контролен (күзәтчелеген) һәм муниципаль контрольне гамәлгә ашырганда шәхси эшкуарларның һәм юридик затларның хокукларын яклау турында» 2008 елның 26 декабрендәге 294-ФЗ номерлы Федераль закон өчен каралган үзгәрешләр үз көченә керә.
2016 елның 1 гыйнварыннан 2018 елның 31 декабренә кадәрге чорда кече эшкуарлык субъектларына карата планлы тикшерүләр үткәрүгә тыю кертелде. Соңгы өч елда эшчәнлекләрен административ рәвештә туктату, лицензияләрен туктату һәм алу, дисквалификацияләү кебек чаралар күрелеп, тупас закон бозуларга барган предприятиеләр генә чыгарма булып тора. Шулай ук мондый тыюлар сәламәтлек саклау, мәгариф, социаль өлкәләрдә, җылылык, электр энергиясе белән тәэмин итү, энергияне саклау һәм энергетик нәтиҗәлелекне күтәрү тармакларында хезмәт куючы юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга кагылмый. Моный эшчәнлек төрләренең исемлеге һәм аларны планлы рәвештә тикшерү ешлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан билгеләнә.