«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» КБО җаваплылык йөкләмәләрен бирү программасында катнашу өчен банкларны сайлап алу конкурсы игълан ителде

2016 елның 20 гыйнвары, чәршәмбе


«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы (алга таба – Фонд) 2016 елның 20 гыйнварыннан 2016 елның 19 февраленә кадәр «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» коммерциячел булмаган оешмасының җаваплылык йөкләмәләрен (поручительстволарын) бирү программасында катнашу өчен банкларны сайлап алу буенча ачык конкурс игълан итә. 

Конкурска документларны түбәндәге адрес буенча тапшырырга була: 420111, ТР, Казан ш., Чернышевский ур., 33нче йорт, офис 15; эш көннәрендә 09-00 сәгатьтән 13-00гә кадәр һәм  14-00 сәгатьтән 18-00гә кадәр. 

Тулырак мәгълүмат  «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасының garfondrt.ru сайтында урнаштырылган. Белешмәләр өчен телефоннар: 223-06-79, 223-06-82, 223-06-83.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International