2014 елның декабрендә Владимир Путин Россия икътисады үсешенең төп өстенлекләрен һәм стратегик курсын билгеләде. Президент күрсәтмәләренең берсе экспорт куәтенә ия чималга карамаган урта компанияләрнең тизләтелгән үсешенә ярдәм күрсәтүнең оештыру һәм финанс механизмнарын эшләү булды.
2015 елда «Стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО тарафыннан Россия экспортерларына ярдәм итүнең «Инвестицион лифт» дип аталган яңа механизмы эшләтелеп җибәрелде.
«Инвестицион лифт»та катнашуга рөхсәт алу өчен гариза тутырырга кирәк.