«Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүмат (еллык)» 1-СОНКО номерлы федераль статистик күзәтү формасын бирү турында.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларның рәсми статистик хисабын оештыру турында» 2012 елның 25 июнендәге 633нче карарын үтәү йөзеннән, 2016 елда «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүмат (еллык)» 1-СОНКО номерлы форма буенча федераль статистик күзәтү дәвам итә.
Росстатның 2015 елның 22 июлендәге 336нчы боерыгы белән «Социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүмат (еллык)» 1-СОНКО формасы каралды һәм расланды.
Хисапны электрон формада тапшырырга була. Электрон формада хисап бирү тәртибе белән Сез Татарстанстат сайтындагы «Статотчетность» бүлегенең «Электрон формада хисап бирү» бүлекчәсендә www.tatstat.gks.ru яисә «кайнар линия» телефоны - (843) 264-72-15. буенча таныша аласыз.
2015 ел өчен хисап бирү срогы – 2016 елның 1 апреленә кадәр.
Белешмә өчен телефон – (843)-292-86-62
Хисапны кәгазь формада тапшыру очракларында документларны түбәндәге адрес буенча Татарстанстатка юлларга яисә китереп бирергә мөмкин: 420021, Казан ш., Галиәсгар Камал ур., 24а.