Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы индустриаль парк һәм сәнәгать кластерларын, дәүләт ярдәме алу өчен, реестрга керергә чакыра

2016 елның 4 феврале, пәнҗешәмбе


Россия сәнәгать һәм сәүдә министры  Денис Мантуров үзенең 130нче һәм 145нче боерыклары белән, сәнәгать кластерларының һәм индустриаль паркларның  Россия Хөкүмәтенең  779нчы һәм 794нче карарлары белән билгеләнгән таләпләргә туры килүен раслау буенча  министрлык эшен оештыру тәртибен раслады. 

Әлеге боерыклар белән үк индустриаль паркларның  идарәче компанияләре һәм сәнәгать кластерларының махсуслаштырылган оешмалары тарафыннан таләпләргә туры килүне тикшерү өчен юлланыла торган документлар комплектын карарга тиешле Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы комиссиясе составы билгеләнә. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International