Дәүләт хакимиятенең федераль органнары хезмәтләрен күрсәтү тәртибен камилләштерү, һәм шулай кире элемтәне алу максатында 2013 елдан Россия Икътисадый үсеш министрлыгы заказы буенча булдырылган «Сезнең контроль» системасы аша хезмәт күрсәтү сыйфатына даими мониторинг үткәрелеп барыла.
Хакимиятнең федераль органы хезмәтләрен (шул исәптән КФҮкә мөрәҗәгать итү аша) алган гражданнар, үзләре өчен уңайлы ысулны сайлап, хезмәт күрсәтү сыйфатын бәяләү мөмкинлегенә ия:
- «0919» кыска номерыннан бушлай СМС-сораштыруда катнашу аша;
- «Сезнең контроль» мәгълүмат-аналитика системасы аша - vashkontrol.ru;
- Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы кысаларында КФҮнең рәсми сайты аша - uslugi.tatarstan.ru/mfc;
- КФҮдә һәм республика хакимияте органнарында урнаштырылган «Электрон хөкүмәт» инфоматлары аша.
Әлеге ысуллар аша Росреестр, ЭЭМ, Миграция һәм Салым хезмәтләре, Пенсия фонды, Социаль иминият фонды, Суд приставларының Федераль хезмәте, Роспотребнадзор һәм Росимущество хезмәтләренә бәя бирә аласыз.