Россия Федерациясе Социаль иминият фонды хезмәтләрен алу өчен мөрәҗәгать итү мөмкин булган КФҮ офислары исемлеге киңәйтелде

2016 елның 3 феврале, чәршәмбе


2016 елның башыннан «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» (КФҮ)  Дәүләт бюджет учреждениесенең кайбер филиалларында  Дәүләт учреждениесе – Россия Федерациясе Социаль иминият фондының Татарстан Республикасы буенча төбәк бүлеге хезмәтләрен күрсәтү оештырыла.

Игътибарыгызны шуңа юнәлтәбез: гражданнарның аерым категорияләрен тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итүне һәм санатор-шифаханә юлламалары  бирү буенча социаль ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итү мөмкин булган КФҮ офислары исемлеге киңәйтелде.  Әлеге хезмәтләрне Яшел Үзән шәһәрендәге КФҮтә һәм Яр Чаллы шәһәрендәге КФҮнең өстәмә филиалында алырга мөмкин.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International