Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов «Химград» Технополисы резиденты исәпләнгән кайбер предприятиеләрдә булды

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе


Атап әйткәндә, Булат Хаҗиәхмәтов  Казан шәһәрендә «Коттон Вэй» ҖЧҖнең Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы ихтыяҗлары өчен йомшак инвентарь китерү буенча хезмәт күрсәтү өчен җитештерү-логистика комплексын оештыруга караган  инвестицияле проектын тормышка  ашыру буенча эшче төркем утырышында катнашты.

Ул шулай ук  сыгылмалы төрү һәм полимер-пленка материаллары җитештерәчәк завод төзү буенча «Данафлекс-НАНО» ҖЧҖнең һәм санитар-гигиена кәгазьләрен һәм аңардан эшләнмәләр җитештерүне оештыру буенча «ПАЛП-Инвест» ҖЧҖ инвестицияле проектларын гамәлгә ашыруның төп шартлары һәм нәтиҗәләре белән танышты. Әлеге проектлар салым ташламалары формасында дәүләт ярдәменнән файдаланып гамәлгә ашырылалар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International