Губернаторларның нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләрне исәпләү методикасына үзгәрешләр кертелде

2016 елның 17 феврале, чәршәмбе


Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы бизнесны алып бару өчен уңай шартлар тудыру буенча губернаторлар эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү өчен күрсәткечләрне исәпләү методикасына үзгәрешләр кертте. Документ авторлары көндәшлекне үстерүгә һәм дәүләт-шәхси партнерлыгы өлкәсенә караган проектларга ярдәм күрсәтү буенча төбәк хакимиятләренең тырышлыгын бәяләү механизмнарын төгәлләштерделәр.

Ел саен 10 мартка кадәр төбәкләр   Стратегик инициативалар агентлыгына һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәгенә көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү турында доклад әзерләп юллыйлар.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International