Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территорияләре (АСИҮТ) резидентлары өчен табышка салым һәм оешма мөлкәтенә салым буенча ташламаларны күздә тоткан Татарстан Республикасы законнары имзаланды.
Эшче төркем утырышында 2015-2016 елларга социаль-икътисадый сәясәтне үткәрү һәм социаль партнерлыкны үстерү турындагы Татарстан Республикасы Профсоюзлары федерациясе, Татарстан Республикасы Эш бирүчеләре берләшмәләренең координацион советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты арасындагы Республика килешүенең 2015 елда үтәлеше йомгаклары каралды.
Агымдагы елның 16-18 феврале көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә унберенче «Кама сәнәгать форумы- 2016» уздырылачак.
2016 елның 10 февралендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов социаль-икътисадый мәсьәләләргә багышланган киңәшмәдә катнашты. Чараны Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев алып барды.
2015 елның 12 февралендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасында «Россия Федерациясе Федераль Җыенының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең һәм Россия Банкының икътисадый үсешне тәэмин итү буенча беренче чираттагы чаралары турында» дип аталган темага Парламент тыңлаулары оештырылды.
Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Икътисадый үсеш министрлыгының Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Коммуналь-көнкүреш ихтыяҗларны канәгатьләндергәндә газны куркынычсыз куллану буенча Инструкцияне раслау турында» Россия Төзелеш министрлыгы боерыгы проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.
Техник көйләү һәм метрология буенча Федераль агентлык (Росстандарт) сайтында Югары технологияләр өлкәсендәге ассоциация тарафыннан эшләнгән технопаркларның милли стандарты проекты урнаштырылды.
Сәфәр барышында делегация сәнәгать зонасындагы юлларны карады: Моношәһәрләрне үстерү фонды һәм республика бюджеты хисабына реконструкцияләнә торган Металлургия һәм Мотор, Производственный һәм Трубный проездлары булды.
2015 елда «Россиянең иң яхшы күпфункцияле үзәге» Бөтенроссия конкурсының гаризаларны карау этабы кысаларында 2015 елда КФҮнең иң яхшы универсаль белгече исеменә илебезнең 55 төбәгеннән булган кандидатлар белән шәхси әңгәмәләр сессиясе старт алды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында 2016 елның 11 февралендә Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Инвестицион-венчур фонды Попечительләр советының чираттагы утырышы үткәрелде.