Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнарының һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
2016 елның гыйнвары өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
2016 елның гыйнварында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Саба (+6 позиция) һәм Мөслим (+5 позиция) муниципаль районнары иреште. Әлеге үзгәрешләр кайбер күрсәткечләрнең яхшыруына бәйле: теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюенә, кулланышка тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы һәм үзләре җитештергән товарларны төяп-озату күләмнәре үсеше темпларының артуына.
Рейтингта Апас (-5 позиция), Әгерҗе һәм Ютазы (-4әр позиция) муниципаль районнарының рейтингтагы урыннары түбәнәйде. Әлеге тискәре үзгәрешләр теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсенең үсүенә, хезмәт хакының сатып алу сәләте түбәнәюгә, үзләре җитештергән товарларны төяп-озату күләмнәренең кимүенә һ.б.ларга бәйле.
Җан башына исәпләгәндә республика буенча төяп-озатылган продукциянең уртача күләме 31,9 мең сумны тәшкил итте, республика муниципаль берәмлекләре арасында әлеге күрсәткеч буенча иң югары нәтиҗәләргә Әлмәт (161,58 мең сум), Түбән Кама (117,27 мең сум) һәм Тукай (61,57 мең сум) муниципаль районнарында ирешкәннәр.
2016 елның 1 февраленә республикада теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе 0,83% тәшкил итте. 21 муниципаль берәмлектә әлеге күрсәткеч уртача республика күрсәткеченнән түбәнрәк. Эшсезлекнең иң түбән дәрәҗәсе Лаеш (0,26%), Актаныш (0,29%) һәм Яңа Чишмә (0,48%) муниципаль районнарында теркәлгән. Иң югары дәрәҗәсе - Спас (1,82%), Алабуга (1,43%) һәм Саба (1,38%) муниципаль районнарында.
2016 елның гыйнварына карата Татарстан Республикасында җан башына исәпләгәндә 0,07 кв.метр гомуми торак мәйдан кулланышка кертелгән. Җан башына иң күп торак мәйданы Питрәч (1,9 кв.метр), Лаеш (0,6 кв.метр) һәм Яшел Үзән (0,2 кв.метр) муниципаль районнарында тапшырылган.
Хезмәт хакының сатып алу сәләте (исәпләнгән уртача хезмәт хакының минималь куллану бюджетына нисбәте) 2015 елның гыйнвары-декабрендә 2,2 тапкырны тәшкил иткән. Әлеге күрсәткечнең максималь зурлыгы Лаеш (2,79 тапкыр), Әлмәт (2,76 тапкыр) һәм Тукай (2,73 тапкыр) муниципаль районнарында. Минималь - Тәтеш (1,73 тапкыр) муниципаль районында.
Рейтинг белән җентекләбрәк сайтыбызның «Социаль-икътисадый үсеш фаразлары һәм нәтиҗәләре» бүлегенең «Территориаль үсеш» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.