Юридик затлар өчен кайбер дәүләт хезмәтләрен алуны җиңеләйтү һәм уңайлырак итү максатында 2016 елның 1 мартыннан Саклык банкының Казанда түбәндәге адреслар буенча урнашкан бүлекчәләрендә «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәге» ДБУнең Яңа Савин һәм Көньяк филиалларының документлар кабул итү буенча ике өстәмә офисы ачылачак: Чуйков ур., 2 «в» һәм Җиңү пр., 62/4.
Югарыда аталган офисларда документлар тапшыру өчен түбәндәге телефон буенча иртәрәк язылып куярга кирәк: 8-800-100-34-34.