Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы, Россия Федерациясе Казначылыгы белән берлектә, 2016 елның 29 февралендә Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимиятләре органнары һәм Россия Федерациясе җирле үзидарә органнары өчен видеоконференция элемтәсе режимында «Идарә» дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасына мәгълүмат тапшыру һәм әлеге мәгълүматларның тулылыгына һәм үз вакытында тапшырылуына контрольлек итү сорауларына багышланган семинар үткәрде. Татарстан Республикасыннан әлеге семинардаТатарстан Республикасы Икътисад министрлыгы һәм Татарстан Республикасы буенча Федераль казначылык Идарәсе вәкилләре катнашты.