Ел саен Россия Федерациясе субъектлары товарлар, эшләр һәм хезмәтләр күрсәтүнең төбәк базарларында көндәшлекле мохит торышы һәм аны үстерү турында Коллегиаль органнар тарафыннан расланган докладларны Аналитика үзәгенә, «Проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБОна, Россия Икътисадый үсеш министрлыгына һәм Россия Монополиягә каршы Федераль хезмәткә юлларга тиеш.
2016 елның 29 февралендә Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Аналитика үзәге Россия Федерациясе субъектлары тарафыннан тапшырыла торган мәгълүматларга анализ ясау һәм бәя бирү эшен оештыру кысаларында «Россия Федерациясе субъектларында көндәшлекне үстерүгә ярдәм итү буенча төбәк хакимияте органнары хисабы турында» белем бирү вебинары уздырды.