Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен җиңел сәнәгать товарларын сатып алу тәртибенә төгәллекләр кертелде

2016 елның 1 марты, сишәмбе


Федераль ихтыяҗларны тәэмин итү максатында чит дәүләтләрдә җитештерелгән җиңел сәнәгать товарларын сатып алуны тыю РФ Хөкүмәтенең 2014 елның 11 августындагы 791нче Боерыгы белән билгеләнгән иде.

Кетрелгән төгәллекләргә ярашлы рәвештә, әлеге Боерыкның атамасы яңа редакциядә бирелә: «Федераль ихтыяҗларны, Россия Федерациясе субъектлары ихтыяҗларын һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен сатып алуларны гамәлгә ашыру максатында чит дәүләтләрдә җитештерелгән җиңел сәнәгать товарларын кертүгә һәм (яисә) мондый товарларны  прокатка алу хезмәтләренә тыю кертү турында».
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International