Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы Татарстан Республикасы өчен билгеләнгән квоталар кысаларында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен карау һәм эшче көчләрне бүлү буенча эшче төркем утырышында катнашты

2016 елның 2 марты, чәршәмбе


Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында  2016 елның 1 мартында Татарстан Республикасы өчен билгеләнгән квоталар кысаларында чит ил эшче көчләренә ихтыяҗ турында эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен карау һәм эшче көчләрне бүлү буенча эшче төркем утырышы уздырылды. 

Эшче төркем утырышында 2016 ел өчен ТРнда чит ил гражданнары тарафыннан хезмәт эшчәнлеге алып баруга квоталар корректировкасы чагылышында төзелеш, җәмәгать туклануы, спорт клублары өлкәләренә караган ихтыяҗлар турында эш бирүчеләрдән алынган җыелма гаризалар, һәм шулай ук 2017 елга  чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итүгә ихтыяҗ күләмнәре каралды. Һәр гариза  һөнәр (вазыйфа) исемен, хезмәткә түләү күләмен, кайсы илдән булуларын һ.б.ны үз эченә ала. 
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International