Токиога (Япония) эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов Toshiba Medical Systems Corporation компанияләр төркеме вәкилләре белән очрашу уздырды.
Татарстан Республикасыннан очрашуда шулай ук Президент ярдәмчесе Альберт Нәфыйгин, сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һәм эшкуарлыкка ярдәм үзәге җитәкчесе Дилүс Шәвәлиев катнашты.
Очрашуда Татарстан Республикасы һәм Toshiba Medical Systems Corporation компаниясенең медицина җиһазлары һәм инструментлары, һәм шулай ук медицина хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә үзара эш итү сораулары тикшерелде.