Бөтенроссия «Социаль эшкуар – 2016» проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул ителә

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе


«Безнең киләчәк» фонды Бөтенроссия «Социаль эшкуар – 2016» проектлар конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү эшен алып бара. Конкурс Фонд ярдәмен ала торган социаль бизнес проектларын сайлап алуның төп механизмы булып тора.

Тугыз ел эшләү дәверендә «Безнең киләчәк» Төбәк социаль программалары фонды тарафыннан илнең 48 төбәгендә урнашкан 150 социаль предприятиегә гомуми күләме 366 581 780 сумлык  ярдәм күрсәтелгән.  

Бөтенроссия «Социаль эшкуар – 2016» проектлар конкурсы Россия Федерациясенең барлык төбәкләре өчен дә ачык: гаризалар онлайн-режимда konkurs.nb-fund.ru сайтында кабул ителә. Сайлау нәтиҗәләре елына ике мәртәбә игълан ителә.

Конкурста катнашу сораулары буенча «кайнар линия» эшли: 8 (800) 333-68-78 (шалтыратулар Мәскәү вакыты белән  9:00дән 18:00гә кадәр кабул ителә; Россия буенча шалтыратулар бушлай). Электрон почта: konkurs@nb-fund.ru. Тулырак мәгълүмат өчен: konkurs.nb-fund.ru.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International