2016 елның 5 мартында «Эшкуарлык фабриксы» проектының Эш башлап җибәрүчеләр курсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы узды. Тәмамлаучыларны Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов котлады.
Дүртенче «Эшкуарлык фабриксының» үзенчәлеге шунда булды: проект Казанда гына түгел, Яр Чаллы шәһәрендә дә үткәрелде. Барлыгы 1500дән артык гариза кабул ителгән иде, катнашу өчен 230 катнашучы сайлап алынды. Төп приз өчен көрәштә 30 команда катнашты, тагын 9 команда читтән торып катнаша алды. Командаларның гомуми кереме 6 миллион сумнан артып китте.
Казан төркемендә җиңүче дип «Адреналин» командасы табылды. Ул остазлары, «АИСТ тур» туристлык компаниясе җитәкчесе Альбина Ибраһимова җитәкчелегендә эчке туризм белән шөгыльләнде. Команда Татарстан туризмына яңа юнәлеш кертте – Иннополис шәһәренә экскурсия. Команданың проект кысаларындагы кереме миллион сумнан артып китте.
Чаллы төркемендә остазлары, «Конкор Оптика» компаниясенең генераль директоры Максим Федоров җитәкчелегендәге «Мандарин» Түбән Кама командасы җиңүче дип табылды. Команда үз эшчәнлеген svadba.org интернет-порталын алга этәрүгә юнәлдерде. Җиңүгә ирешкән ике шәһәр командасы бизнесны үстерүгә 300 мең сум күләмендә инвестицияләргә ия булдылар.
Казанлылар Татарстанда туристлык юнәлешләрен алга таба да үстерүдә катнашырга җыенуларын хәбәр иттеләр, ә «Мандарин» командасы үзләренең туган шәһәрләре Түбән Камада һәм республиканың башка шәһәрләрендә «Эшкуарлык фабрикасының» ачылуын бик көтәләр, дип белдерде.