Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов «ИнноКам» Территориаль аерымланган инновацион-җитештерү үзәген төзү концепциясен эшләү буенча эшче төркем утырышында катнашты. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе урынбасары Аркадий Дворкович алып барды.
Утырыш барышында Аркадий Дворкович билгеләп үткәнчә, «ИнноКам» проекты эре сәнәгать кластеры булып тора, шуңа күрә әлеге сорау федераль дәрәҗәгә күтәрелгән.
Проектны гамәлгә ашыру турындагы төп доклад белән Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.
Үзенең чыгышында Татарстан Президенты Кама агломерациясен алга таба үстерүнең бөтен ил икътисадының «үсеш ноктасы» булуына басым ясады. Концепцияне тормышка ашыру 200 млрд сумга кадәрле салым җыемнарын тәэмин итәр дип ниятләнелә.
Документ, эшләп бетерелгәннән соң, Россия Хөкүмәте рәисе Дмитрий Медведев тарафыннан имзаланыр, «ИнноКам»ны үстерү концепциясе РФ Хөкүмәте карары белән расланыр, дип көтелә.