2016 елның 9 мартында Яр Чаллы шәһәрендә Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Булат Хаҗиәхмәтов һәм Шәһәр башкарма комитетының Автозавод районы Администрациясе вәкилләре «Шәһәрнең 2015 елдагы социаль-икътисадый үсеше йомгаклары һәм 2016 елга бурычлар» темасына халык белән очрашу үткәрделәр.
«28нче урта гомумбелем бирү мәктәбе» Муниципаль бюджет гомумбелем бирү учреждениесендә оештырылган очрашуда Яр Чаллы шәһәре Автозавод районы халкы, прокуратура, федераль, республика һәм муниципаль органнар вәкилләре, торак-коммуналь хуҗалык тармагы предприятиеләре, шәһәр хезмәтләре җитәкчеләре, Ветераннар советлары һәм инвалидлар җәмгыятьләре әгъзалары катнашты.
Очрашу кысаларында торак-коммуналь хуҗалык предприятиеләре эшенә кагылышлы сораулар, территориаль-иҗтимагый үзидарәләр эшчәнлеге йомгаклары каралды.