Дәүләт Думасына башкару эшләре буенча бурычларны түләгәннән соң чикләүләрне оператив төстә юкка чыгару өлешендә Суд приставларының федераль хезмәте эшен оптимальләштерүгә юнәлдерелгән закон проекты керде.
«Башкару эше турында» Федераль законның 5 һәм 61нче маддәләренә үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проекты башкару эше буенча бурычлар түләнә торган банкларга һәм башка оешмаларга бурычлы зат тарафыннан акчаларның бурычны каплау хисабына түләнүе турындагы мәгълүматны Дәүләт һәм муниципаль түләүләр турында дәүләт мәгълүмат системасына (ДМТ ДМС) юлларга тиешлекләрен билгели. ДМТ ДМСнан мәгълүмат автомат рәвештә Россия СПФХнең мәгълүмат системасына эләгә, рәсми сайттагы башкару эше мәгълүматлары банкыннан, Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең (функцияләрнең) бердәм порталыннан һәм түләү системасы терминалыннан алыначак.