Яр Чаллыда «Кама инновацияле-сәнәгать форумы – 2016» үтә

2016 елның 9 марты, чәршәмбе


Форумның максаты – КУЭның эре компанияләр тирәсендә интеграцияләү һәм импортны алыштыру программаларын гамәлгә ашыру, «ИННОКАМ»ны алга таба үстерү буенча фикер алышу юлы аша җирле товар җитештерүчеләргә булышу.

2016 елның 16-18 марты көннәрендә Яр Чаллы шәһәрендә «Кама инновацияле-сәнәгать форумы – 2016» чарасы оештырылачак. 16 мартта күргәзмә (120 күргәзмә экспозициясе) үз эшен башлап җибәрә. Шул ук көнне катнашучыларны пленар утырышта, «түгәрәк өстәл»дә, «ГАЗ Төркеме» ААҖ һәм «ТАИФ» ААҖ тәэминатчылары көнендә көтәләр.
17 март –  күргәзмә, «түгәрәк өстәл»ләр, «АвтоВАЗ» ААҖ, «Росагролизинг» ААҖ һәм  «Татнефтҗ» ААҖ тәэминатчылары көне.
18 март - күргәзмә, товар җитештерүчеләрнең энергия саклау буенча продукцияләрен анализлауга нәтиҗәләр ясау, «КАМАЗ» ГАҖ һәм «Форд Соллерс Холдинг» ҖЧҖ тәэминатчылары көне. 
Чарада катнашу өчен мәҗбүри теркәлү үтәргә кирәк: http://www.chelny-invest.ru/kipf/registratsiya/.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International