Россия Федерациясе субъектларына КУЭ ярдәм инфраструктурасын үстерүгә 1,51 млрд сум акча бүленде

2016 елның 10 марты, пәнҗешәмбе


РФ Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев Россия Икътисадый үсеш министрлыгы тарафыннан әзерләнгән күрсәтмәне имзалады. Әлеге документта Федерация субъектларына, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә билгеләнгән  дәүләт милке объектларына капиталь кертемнәрне финанслашу өчен, субсидияләр бүлеп бирү каралган.

Имзаланган документ нигезендә 2016 елда федераль бюджеттан 1,51 млрд сум күләмендәге субсидия бүлеп биреләчәк.

Субсидияләр «Икътисадый үсеш һәм инновацияле икътисад» дәүләт программасының «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү» подпрограммасы кысаларында бирелә.

Субсидияләр бүлү 2016 елның I кварталында Федерация  субъектларын сайлап алу конкурсын үткәрү нәтиҗәләре буенча  башкарылачак.

Документ 2016 елның 3 мартында РФ Хөкүмәте утырышында каралды һәм хупланды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International