«Эшкуарлык фабрикасы» яшь эшкуарларны «Бизнес-практик 2016: яңа шартларда бизнесны ничек төзергә» дип аталган конференциягә чакыра

2016 елның 11 марты, җомга


«Эшкуарлык фабрикасы» яшь эшкуарларны 2016 елның 12 мартында «Ривьера» Күңел ачу комплексында узачак «Бизнес-практик 2016: яңа шартларда бизнесны ничек төзергә» дип аталган конференциядә катнашырга чакыра.

Проект  экспертлары һәм конференция спикерлары – Казан һәм Татарстанның әйдәп баручы эшкуарлары – эшкуарлыкта үз юллары һәм үзгәрүчән шартларда эш принциплары турында сөйләячәкләр.

Конференциядә инде үз эше булган эшкуарлар да, әлегә үз бизнесын башларга гына ниятләгәннәр дә катнаша ала. Конференция кысаларында «Эшкуарлык фабрикасына» яңа әгъзалар җыю игълан ителәчәк.

Уздырылу датасы һәм вакыты:  2016 елның 12 марты, 12:00-16:00.

Уздырылу урыны: Казан ш., Ф.Әмирхан пр., 1Б, «Ривьера» КК, 1 кат, «Эрмитаж» концерт-холлы.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International