Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан 2016 елның гыйнвар-февраль айлары өчен Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының социаль-икътисадый үсешенең айлык рейтингы әзерләнде.
2016 елның гыйнвар-феврале өчен гомуми рейтингта Казан шәһәре (1 урын), Әлмәт (2 урын) һәм Түбән Кама (3 урын) муниципаль районнары алдынгы урыннарны били.
2016 елның гыйнвар-февраль айларында рейтингта иң зур уңай үзгәрешләргә Апас һәм Мөслим (+5әр позиция) муниципаль районнары иреште.
Рейтинг иң зур тискәре үзгәрешләрнең Саба (-7 позиция), Мамадыш һәм Менделеевск ( -5әр позиция) муниципаль районнарына туры килүен күрсәтте.