2016 елның 29 мартында Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев «Студентларның антикоррупцион белем тәҗрибәсе һәм республика вузларында антикоррупцион белем программасын эшләү турында» дип аталган түгәрәк өстәлдә катнашты. Түгәрәк өстәлне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе белән берлектә, Казан университетында оештырды.
Айрат Шәмсиев катнашучыларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул үзенең чыгышында ришвәтчелеккә каршы эшләнелә торган белем бирү программаларында шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне алуның чиновниклар белән аралашуны азайта, димәк ки, ришвәт өлешен киметә баручы контактсыз механизмнарын үстерү сорауларын да исәпкә алырга тәкъдим итте.