Казанда WorldSkills Russia 2016 стандартлары буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узачак

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 7-9 апереле көннәрендә   «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге WorldSkills Russia стандартлары буенча Татарстан Республикасының ачык төбәк чемпионатын уздыру урынына әвереләчәк. Төбәк этабына WorldSkills Russia 2016 Һөнәри осталык чемпионатында Татарстан Республикасы исеменнән чыгыш ясау хокукын яулау максатында республикабызның төрле почмакларыннан егетләр һәм кызлар җыелачак.

Республиканы  «Эшкуарлык» компетенциясендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы күрсәтәчәк.  WorldSkills Russia  Милли чемпионаты  финалы 23–27 май көннәрендә  Красногорск шәһәрендә узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International