Александр Браверман сатып алуларда кече һәм урта эшкуарлыкның катнаша алуына ярдәм буенча Татарстанны билгеләп үтте

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгында,  2016 елның  29 мартында  «РФ субъектларының вәкаләтле органнары тарафыннан 223-ФЗ номерлы Федераль законда каралган ярашканлыкны бәяләү һәм ярашканлыкны мониторинглауны бердәм мәгълүмат системасын кулланып үткәрүне оештыру» темасына киңәшмә үтте.

Киңәшмәдә Генераль директор – «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ Идарәсе рәисе Александр Браверман чыгыш ясады. Ул үзенең чыгышында, «сатып алуларда кече һәм урта эшкуарлыкның катнаша алуына ярдәм буенча Татарстан һәм Мәскәүгә тигезләшергә кирәк» дип билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International