Нотариаль расланган ышаныч кәгазьләре турында мәгълүматларны «Интернет» челтәре аша алып булачак

2016 елның 30 марты, чәршәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Закон проектлары эшчәнлеге буенча комиссиясе тарафыннан  2016 елның  29 мартында  нотариаль расланган ышаныч кәгазьләре турында мәгълүматларны «Интернет» челтәре аша алу мөмкинлеге  турында закон проекты хупланды.

Әлеге  проект Россия Юстиция министрлыгы  тарафыннан  «Юл картасының» күчемсез милеккә дәүләт кадастр теркәве үткәрү һәм күчемсез милеккә һәм аның белән булган сделкаларга хокукка дәүләт теркәве уздыру өлкәсендә дәүләт хезмәте күрсәтүнең (Россия Хөкүмәтенең 2012 елның 1 декабрендәге 2236-р номерлы күрсәтмәсе белән расланган) сыйфатын арттыру турындагы  2.5 пунктын гамәлгә ашыру максатында әзерләнгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International