2016 елның 30 мартында Алабуга шәһәрендә Татарстан Республикасы Алабуга, Тукай, Менделеевск һәм Әгерҗе районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча эксперт сессиясе оештырылды.
Сессия барышында Алабуга, Тукай, Менделеевск һәм Әгерҗе муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләгәндә өстенлекләр билгеләнде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле максатлар системасы формалаштырылды.