Татарстан Республикасы Гарантия фонды һәм «Открытие» ФК вәкилләре очрашуында республика эшкуарларына ярдәм мәсьәләләре тикшерелде

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

2016 елның 30 мартында  «Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы хезмәткәрләре «Открытие» Финанс корпорациясе вәкилләре белән очрашуда катнаштылар. Очрашу барышында «Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча федераль корпорация» АҖ тарафыннан РФ Үзәк Банкы белән берлектә эшләнгән һәм гамәлгә ашырылучы КУЭ субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча республика эшкуарларына ярдәм итү мәсьәләсе тикшерелде.

Программаның максаты – төп средстволарны алу, җитештерүне модернизацияләү һәм реконструкцияләү, яңа проектларны эшләтеп җибәрү, һәм шулай ук  әйләнештәге капиталны тутыру өчен махсус, аерым шартларда кредит акчалары бирү юлы аша кече һәм урта эшкуарлык субъектларына ярдәм күрсәтү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International