ЯҢАЛЫКЛАР


13
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына Россия Федерациясе Икътисадый  үсеш министрлыгының  Җайлау йогынтысын бәяләү департаментыннан «Россия Федерациясе Шәһәр төзелеше кодексының 45 маддәсенә (территорияләрне планлаштыру буенча документацияләрне раслау буенча вәкаләтләрне камилләштерү өлкәсендә) үзгәрешләр кертү турында» федераль закон проекты буенча гавами консультацияләр үткәрү турындагы мөрәҗәгате керде.


12
апрель, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 12 апрелендә  ЮИК МТУ мәйданчыгында  «РВК» ААҖ – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Проект офисының «2016 елда инновацияле кластерларны үстерү буенча РВК – Россия Икътисадый үсеш министрлыгы Проект офисы эшчәнлеге планы һәм бурычлары» дип аталган вебинары уздырылды. 

2016 елның 7-9 апреле көннәрендә «Казан ярминкәсе» Күргәзмәләр үзәге WorldSkills Russia стандартлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатын үткәрү урынына әверелде. «Эшкуарлык» компетенциясендә республиканы Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тәкъдим итте.

Сәнәгать кластерларының федераль  реестрын формалаштыру сораулары һәм  кластер проектларына карата таләпләр системасын үзгәртү буенча тәкъдимнәр сәнәгать өлкәсендә хакимият органнары һәм кластерлы үсешнең төбәк үзәкләреннән килгән 160тан артык вәкил катнашлыгындагы киңәшмәдә тикшерелде. Чараны 2016 елның 5 апрелендә Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Югары икътисад мәктәбе белән берлектә үткәрде.

2016 елның 8 апрелендә  Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында    «Заказ буенча төбәкара пассажирлар һәм багаж ташуны гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан утырту һәм төшерү урыннарын килештерү тәртибен раслау турында» Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы проектына карата гавами консультацияләр оештырылды. 


11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

«Бизнес класс» проекты кысаларында эшкуарлар үз бизнесыңны ачу һәм үстерүгә багышланган уникаль белем бирү программасында катнаша алалар. Гаризаны инде бүген үк түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: www.business-class.pro 

Сессия барышында Татарстан Республикасының  Чүпрәле, Апас, Кама Тамагы, Буа, Кайбыч, Тәтеш муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.


8
апрель, 2016 ел
җомга

2016 елның 5-8 апреле көннәрендә  Бизнес-миссия кысаларында Татарстан Республикасының  Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм Санкт-Петербург шәһәре Хөкүмәте ярдәмендә «ЛЕНЭКСПО» Күргәзмәләр комплексы территориясендә урнашкан Санкт-Петербург Импортны алыштыру һәм локальләштерү үзәгендә  Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры һәм Яр Чаллы шәһәре һәм Кама аръягы төбәге машина төзүчеләре ассоциациясе предприятиеләре  «Төбәк икътисадында импортны алыштыру» дип аталган тематик атналыкта катнашалар. Анда Татарстан Республикасы стенды һәм Кама кластерында катнашучы предприятиеләрнең 6 стенды урын алган.

Россия Федерациясе  Премьер-министры Дмитрий Медведев сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законның дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр сатып алуларына да кагылуы турында закон проектын Дәүләт Думасына кертү хакында  күрсәтмәгә кул куйды. Бу турыдагы документ Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтына урнаштырылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International