2016 елда граждан җәмгыяте институтларын үстерүдә катнашучы, кеше һәм гражданинның хокук һәм ирекләрен яклау өлкәсенә караган проектларны һәм социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыручы коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга дәүләт ярдәмен күрсәтүне тәэмин итү максатларында, Россия Федерациясе Президентының 2016 елның 5 апрелендәге 68-рп номерлы күрсәтмәсенә ярашлы рәвештә, 2016 елның 11 апреленнән 9 грант операторы тарафыннан коммерциячел булмаган хөкүмәтнеке булмаган оешмаларга грантлар бирү буенча ачык конкурсның беренче этабы игълан ителде.
Грантлар конкурс нигезендә күрсәтмәдә аталган юнәлешләр буенча социаль мөһим проектларны гамәлгә ашыру өчен бирелә.
Конкурс дүрт этапта, 2016 елның 16 декабернә кадәр үткәрелә, бүленә торган субсидияләрнең гомуми күләме 4,59 млрд сумны тәшкил итә.
Конкурска кагылышлы документация, шул исәптән катнашучыларга, гаризаларга һәм аларга беркетелгән башка документларга карата куелган таләпләр, гаризаларны кабул итү вакыты һәм урыны, конкурс нәтиҗәләрен игълан итү датасы Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының бердәм мәгълүмат порталында: http://grants.oprf.ru/grants2016-1/, һәм шулай ук грант операторлары сайтларында урнаштырылачак.