Дәүләт Думасына унитар предприятиеләр тарафыннан 44-ФЗ номерлы Закон буенча сатып алулар оештыру турында закон проекты кертелде

2016 елның 8 апреле, җомга

Россия Федерациясе  Премьер-министры Дмитрий Медведев сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турындагы законның дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләр сатып алуларына да кагылуы турында закон проектын Дәүләт Думасына кертү хакында  күрсәтмәгә кул куйды. Бу турыдагы документ Россия Федерациясе Хөкүмәте сайтына урнаштырылды.

Закон проектын кабул итү көндәшлелек дәрәҗәсен арттырырга һәм дәүләт һәм муниципаль унитар предприятиеләрнең сатып алулары вакытында бюджет акчаларын тотуның нәтиҗәлелеген күтәрергә ярдәм итәчәк, дип саныйлар Хөкүмәттә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International