Видеоконференциядә Татарстан Республикасы, Байкал аръягы крае һәм Башкортостан Республикасы вәкилләре катнашты.
2016 елның 15 апрелендә Ульяновск шәһәрендә Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы ярдәме белән «Заманча шартларда җайлау йогынтысын бәяләү институтының әһәмияте һәм роле: таләпләр, бурычлар, камилләшүнең төп юнәлешләре» дип аталган Бөтенроссия конференциясе уздырылды.
«Эшкуарлык фабрикасы» авторлары 2016 елның 14 апрелендә Байлар Сабасында эш башлаучы эшкуарлар өчен курс проектын тәкъдир иттеләр. Презентациядән соң, районда яшәүчеләрне 16 апрель көнне старт алачак яңа курска җыю оештырылды.
Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Россия Федерациясе Хөкүмәте карары проектын әзерләде. Әлеге карар проекты буенча, «Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәт күрсәтүләрне сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында» 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы Федераль закон буенча сатып алу тыелган чит ил машина төзелеше товарлары исемлеген арттыру тәкъдим ителә.
2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында төбәк инжиниринг үзәкләренең һәм прототиплаштыру үзәкләренең сәнәгать предприятиеләре белән үзара эшчәнлеге соравы семинар-киңәшмә үткәрелде. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Сессия барышында Татарстан Республикасының Мөслим, Сарман, Азнакай, Ютазы, Баулы муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.
«Татарстан Республикасы Гарантия фонды» Коммерциячел булмаган оешмасы директоры Сергей Болотаев 2016 елның 13 апрелендә ел саен уздырыла торган «Үсеп баручы бизнеска финанслар» XI конференциясендә катнашты. Чара RAEX (Эксперт РА) тарафыннан оештырылган иде.
Сессия барышында Татарстан Республикасының Нурлат, Аксубай, Чирмешән, Яңа Чишмә муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеше стратегияләрен эшләү буенча өстенлекләр күрсәтелде. Чара нәтиҗәләре буенча төп стратегик максат, һәм шулай ук муниципаль районнар үсешенең өстенлекле стратегик максатлары системасы билгеләнде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Закон проектлары эшчәнлеге комиссиясе тарафыннан Россия Финанс министрлыгы эшләгән Граждан халәте актларының бердәм дәүләт реестрын төзү турында закон проекты хупланды.
Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев 2016 елның 12 апрелендә Россия Федерациясе Президенты тарафыннан билгеләнгән Россия Федерациясе социаль-икътисадый үсешенең максатчан күрсәткечләренә ирешүне мониторинглау буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы комиссия эшче төркеменең Мәскәүдә уздырылган чираттагы утырышында катнашты.