Саклык Банкы Google катнашлыгында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә кече бизнес өчен бушлай белем бирү проектын эшләтеп җибәрә

2016 елның 11 апреле, дүшәмбе

«Бизнес класс» проекты кысаларында эшкуарлар үз бизнесыңны ачу һәм үстерүгә багышланган уникаль белем бирү программасында катнаша алалар. Гаризаны инде бүген үк түбәндәге сайтта бирергә мөмкин: www.business-class.pro 

Россия Саклык Банкы Google компаниясе катнашлыгында һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә Татарстанда кече бизнесны үстерүгә юнәлдерелгән   «Бизнес класс» бушлай белем бирү программасын эшләтеп җибәрә. Аның нигезенә  тәҗрибәле экспертлар һәм остазлар белән гамәли дәресләр үткәрү дә салынган, алар эшкуарларга үз эшләрен ачарга яисә гамәлдәге бизнесларын яңа, югарырак дәрәҗәгә күтәрергә ярдәм итәчәкләр. Программада Интернетка керү мөмкинлеге, ә, иң мөһиме, бизнес-мохиттә үсешкә ирешү теләге булган һәр татарстанлы катнаша ала. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International