ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Мәскәүдә 2016 елның 20 апрелендә Административ реформа үткәрү буенча хөкүмәт комиссиясе каршында башкарма хакимиятнең федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясе утырышы уздырылды. Татарстан Республикасыннан әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.


20
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Чара барышында теләге булган һәркем күчемсез милек хокукына дәүләт теркәве уздыру сораулары буенча консультация ала алачак, шул исәптән балигъ булмаганнар катнашлыгында, ана капиталы акчаларын кулланып, торакны хосусыйлаштыру, милек өчен салым өлешен кайтару, һәм шулай ук җир мәсьәләләре һәм җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую сораулары  буенча да киңәш-табыш алырга мөмкинчелек тудырыла.

Идел буе төбәкләрендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме сораулары  И(б)ФО Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә багышланган утырышында күтәрелде. Әлеге чара 2016 елның 20 апрелендә Оренбург шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә үткәрелде. 

Казанда 2016 елның 19 апрелендә Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов рәислегендә «Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» Коммерциячел булмаган партнерлыгы» Ассоциациясе коллегиясенең чираттагы утырышы узды.

Россия Федерациясе Пенсия фонды (РПФ) гражданнар өчен мәгълүмат алу өлешендә дә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлешендә дә электрон формадагы сервис төрләрен киңәйтүне дәвам итә.

2016 елның 18 апрелендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган  оешмаларның халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү өчен бүленә торган бюджет акчаларын этаплап алу программасы проектын кертте.


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Бүген, 2016 елның 19 апрелендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшләү өчен потенциаль резидентларны җәлеп итү соравына багышланган утырыш үткәрде.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризалар карау комиссиясенең беренче утырышы узды.

Казанда Туполев исемендәге КМТТУ-КАИның  8нче уку бинасында 2016 елның 18 апрелендә Россия регионнарының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм  рационализаторлары слеты ачылды.

Туполев исемендәге КМТТУ-КАИ каршындагы сәләтле балалар өчен инженерлык лицеенда 2016 елның  18 апрелендә яңа яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре ачылышы тантанасы узды. Берүк вакытта дүрт үзәк эшли башлады. Инженерлык лицееннан тыш, алар Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм  Kazan-Arena. стадионында урнашкан «КидСпейс» балалар өчен һөнәрләр шәһәре базасында ачылды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International