Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшчәнлек алып бару турында килешү төзүгә гаризалар карау комиссиясенең беренче утырышы узды.
Бүген узган Комиссия утырышында «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясе резиденты статусын алуга тапшырылган беренче ике гариза каралды һәм хупланды − «КамА АСК» ҖЧҖ һәм «Хайер Апплаенсис РУС».ҖЧҖ компанияләре.