2016 елның 21 апрелендә Росреестрның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе «КФҮ» ДБУ базасында «Бердәм консультацияләр көнен» үткәрде.
Чара барышында теләге булган һәркем күчемсез милек хокукына дәүләт теркәве уздыру сораулары буенча консультация ала алачак, шул исәптән балигъ булмаганнар катнашлыгында, ана капиталы акчаларын кулланып, торакны хосусыйлаштыру, милек өчен салым өлешен кайтару, һәм шулай ук җир мәсьәләләре һәм җир кишәрлекләрен кадастр исәбенә кую сораулары буенча да киңәш-табыш алырга мөмкинчелек тудырыла.