Туполев исемендәге КМТТУ-КАИ каршындагы сәләтле балалар өчен инженерлык лицеенда 2016 елның 18 апрелендә яңа яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләре ачылышы тантанасы узды. Берүк вакытта дүрт үзәк эшли башлады. Инженерлык лицееннан тыш, алар Әлмәттә, Яр Чаллыда һәм Kazan-Arena. стадионында урнашкан «КидСпейс» балалар өчен һөнәрләр шәһәре базасында ачылды.
Үзәкләрне ачу танатанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фондының Күзәтчелек советы рәисе Иван Бортник, Россия Инновацияле төбәкләре ассоциациясе директоры вазыйфаларын башкаручы Иван Федотов, КМТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов, министрлык һәм ведомство вәкилләре, муниципаль берәмлек башлыклары һәм башкалар катнашты.