Татарстанның уңай тәҗрибәсе җентекләп өйрәнүгә һәм округның башка төбәкләрендә гамәлгә ашыру потенциалына лаеклы.
Идел буе төбәкләрендә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга дәүләт ярдәме сораулары И(б)ФО Иҗтимагый палатасының гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә багышланган утырышында күтәрелде. Әлеге чара 2016 елның 20 апрелендә Оренбург шәһәрендә Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич рәислегендә үткәрелде.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Кирилл Пономарев, Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин катнашты.