Административ реформа үткәрү буенча хөкүмәт комиссиясе каршында башкарма хакимиятнең федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясе утырышы уздырылды

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

Мәскәүдә 2016 елның 20 апрелендә Административ реформа үткәрү буенча хөкүмәт комиссиясе каршында башкарма хакимиятнең федераль органнарының контроль (күзәтчелек) һәм рөхсәт бирү функцияләрен камилләштерү подкомиссиясе утырышы уздырылды. Татарстан Республикасыннан әлеге чарада Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Айрат Шәмсиев катнашты.

Әлеге чара кысаларында тикшерелгән төп сораулар арасында түбәндәгеләр бар:

- 2016-2017 елларда Россия Федерациясендә контроль-күзәтчелек эшчәнлеген камилләштерү буенча чаралар планын (“юл картасын”) гамәлгә ашыру;

- тикшерүләрнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлдерелгән чараларны гамәлгә ашыру буенча методик киңәшләр эшләү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International