Казанда яшь инноваторлар, уйлап табучылар һәм рационализаторлар слеты ачылды

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе

Казанда Туполев исемендәге КМТТУ-КАИның  8нче уку бинасында 2016 елның 18 апрелендә Россия регионнарының яшь инноваторлары, уйлап табучылары һәм  рационализаторлары слеты ачылды.

Чарада Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы икътисад министры  Артём Здунов, Федераль сәнәгать милке институты директоры вазыйфаларын башкаручы Денис Виноградов, Фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм фондының Күзәтчелек советы рәисе  Иван Бортник, Россия Инновацияле төбәкләре ассоциациясе директоры вазыйфаларын башкаручы Иван Федотов, КМТТУ-КАИ ректоры Альберт Гыйльметдинов катнашты.

Татарстан инновацияләр өлкәсендә лидер булып тора, дип билгеләп үтте Рөстәм  Миңнеханов, слетта катнашучыларны сәламләп. «Без инновацияле инфраструктураны актив үстерәбез, яңа җитештерүләр һәм яңа эш урыннары ачабыз, фәнни һәм уйлап табу эшчәнлегенә ярдәм итәргә омтылабыз», – диде ул.

Татарстан  Президенты 2012 елда олылар арасында рационализаторлар һәм уйлап табучылар слеты уздырылуын искә төшереп үтте. Быел чараның форматын үзгәртергә, яшь буынга басым ясарга һәм слетта катнашучылар географиясен киңәйтергә карар кылдык. «Төп максат – инновацияле яшьләрне берләштерү, аларның иң кыю идеяләрен гамәлгә ашыру, башка төбәкләрдән килгән егет-кызлар белән танышу, – дип билгеләп үтте  Рөстәм Миңнеханов. – Төрле яшьтәге  шундый күп сандагы актив һәм креатив егет-кызларны күрү бик куанычлы күренеш». Республика Президенты билгеләп үткәнчә, үз эшен тәкъдим иткән слетта катнашучының иң кечкенәсенә - 5 яшь. Слет ачылышы алдыннан кунакларның яшьләр фәнни-техник иҗаты күргәзмәсен каравын, билгеләп үтик.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International