СЮ КБОның социаль хезмәтләр күрсәтү өчен бюджет акчаларын этаплап алу программасы проекты эшләнде

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

2016 елның 18 апрелендә Россия Икътисадый үсеш министрлыгы РФ Хөкүмәтенә социаль юнәлешле коммерциячел булмаган  оешмаларның халыкка социаль хезмәтләр күрсәтү өчен бүленә торган бюджет акчаларын этаплап алу программасы проектын кертте.

Президент тарафыннан социаль сферада эшчәнлек алып баручы социаль юнәлешле коммерциячел булмаган оешмаларга халыкка социаль  хезмәтләр күрсәтү өчен бүленә торган бюджет акчаларын этаплап бирү бурычы куелды. Максатка ярашлылыктан чыгып, РФ субъектларының һәм муниципаль берәмлекләренең әлеге программаларын гамәлгә ашыру өчен каралган акчаларының 10 процентына кадәр җиткерү күз уңында тотыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International