Россия Федерациясе Пенсия фонды (РПФ) гражданнар өчен мәгълүмат алу өлешендә дә, дәүләт хезмәтләре күрсәтү өлешендә дә электрон формадагы сервис төрләрен киңәйтүне дәвам итә.
РПФ тарафыннан электрон формада күрсәтелә торган барлык хезмәтләр һәм сервислар бердәм порталга берләштерелгән һәм түбәндәге адрес буенча Пенсия фонды сайтына урнаштырылган: https://es.pfrf.ru (алга таба - портал).
2016 елның апреленнән порталда гражданнарга яңа электрон сервислар ачык, атап әйткәндә:
- пенсия һәм социаль түләүләр төре, күләме турында мәгълүмат (айлык акча түләме, социаль хезмәтләр җыелмасы, эшләмәүчене караган өчен айлык һәм компенсацион түләм һәм башкалар);
- айлык акча түләмен билгеләү турында гариза бирү;
- ана капиталының күләме һәм алынганнан соң калган өлеше турында мәгълүмат.