«Яр Чаллы» АСИҮТнә потенциаль резидентлар җәлеп итү соравын Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында тикшерделәр

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

Бүген, 2016 елның 19 апрелендә, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков  «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә эшләү өчен потенциаль резидентларны җәлеп итү соравына багышланган утырыш үткәрде.

Чара ТР Хөкүмәт йортында уздырылды, анда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының бүгенге утырышны, «Яр Чаллы» алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясен үстерү кебек сорауга багышлап беренче тапкыр уздырыла, дип билгеләп үтте. Бүген төп бурыч - потенциаль резидентларны җәлеп итү, дип саный Илдар Халиков. Утырышта докладлар белән Татарстан Республикасы икътисад министры Артём Здунов, Яр

Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова, Татарстан Республикасы Инвестицияле үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы Идарәсе җитәкчесе Шамил Агиев чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International