Мәскәүдә «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» АКБО (алга таба -СИА) тарафыннан оештырылган Стратегик инициативалар форумы ачылды. Форумда Россиянең озакка, 2035 елга кадәр исәпләнәгән социаль-икътисадый үсеше концепциясен тәкъдим итәчәкләр.
2015 елның 29 декабрендәге 408-ФЗ номерлы Федераль закон буенча КУЭ субъектларының бердәм реестры беренче мәртәбә Федераль салым хезмәте тарафыннан формалаштырыла башлый һәм 2016 елның 1 августыннан аның рәсми сайтына эленә.
2016 елның 20 июлендә Санкт-Петербург Эшкуарлыкны һәм кулланучылар базарын үстерү комитетының әлеге Комитет рәисе җитәкчелегендәге делегациясе «КидСпейс» яшьләр инновацияле иҗаты үзәгендә булдылар.
20 июльдә «Идарә итү осталыгы: төбәк командаларын үстерү» белем бирү программасының икенче модуле старт алды. Программа Россиянең Халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе экспертлары тарафыннан Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) белән берлектә эшләнгән.
Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы министрлыкның «Шәхси югары технологияле компанияләр-лидерларга ярдәм итү» өстенлекле проектын тормышка ашыра башлау турында хәбәр итә.
«Экспортка кереш: экспорт проектының тормыш циклы. Экспортк юнәлешле предприятиеләргә дәүләт ярдәме» РЭҮ Белем бирү проектының беренче курсы буенча онлайн укытуның беренче нәтиҗәләре билгеле булды.
«Иннопром-2016» халыкара сәнәгать күргәзмәсе Екатеринбургта 11-14 июль көннәрендә узды. Инновацияләр форумының быелгы партнеры сыйфатында Һиндстан чыгыш ясады.
«Кама инновацияле территориаль-җитештерү кластеры» («ИННОКАМ») Коммерциячел булмаган партнерлыгы вице-президенты Ләйсән Әбҗәлилова һәм «Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының Кама кластерлы үсеше үзәге» АКБО җтәкчесе Ленар Әхмәтов җитәкчелегендәге составына республиканың Машина төзелеше кластеры, «Робот техникасын прототиплаштыру һәм гамәлгә кертү үзәге» вәкилләре һәм ИТ-кластерда катнашучы «Риэль-инжиниринг» ҖЧҖ кергән делегация 2016 елның 7 июлендә йөк автомобильләре өчен тизлекне алмаштыру тартмасын җитештерү буенча махсуслашкан предприятие - «ЦФ КАМА» ҖЧҖндә булып кайтты.
Татарстан Республикасы кече һәм урта эшкуарлыгы субъектларының балалар, яшьләр һәм КУЭ субъектлары өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән Яшьләр инновацияле иҗаты үзәкләрен төзү һәм аларны матди-техник, икътисадый, мәгълүмати база төзү аша фәнни-техник, инновацияләр һәм җитештерү сфераларында үстерүгә бәйле чыгымнарын финанс ягыннан тәэмин итүгә гаризалар сайлап алу конкурсы Комиссиясе утырышының турыдан-туры трансляциясен 19 июльдә 16.00 сәгатьтә: https://livestream.com/accounts/10576116/events/5900086 сылтамасы буенча карарга мөмкин булачак.
«ЛИЗИНГ-ГРАНТ» чарасы буенча документларны 2016 елның 18 июленнән башлап беренчел тикшерү өчен электрон рәвештә бирергә мөмкин. Әлеге хезмәт тулысынча бушлай, һәм аны алу өчен http://uslugi.fpprt.ru:7891/economy/ адресу буенча керергә кирәк.